Альберт Шакировның тарихка яңа сәяхәте

"Без тарихта эзлебез" тапшыруның киләсе чыгарылышы Кукмара төбәгенең тарихына багышлана.
Район 1930 елда төзелгән. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Кукмарага кимендә 700 ел булыр дип уйлыйлар. Археологлар Кукмара районы һәйкәлләрен өйрәнәләр һәм казу эшләре алып барып поселок белән янәшә чаңгы трассасы тирәсендә, тау итәгендә кешеләр яшәгән урынны табалар. Казу эшләре барышында Казан ханлыгы чорындагы XVII-XVIII гасырдагы ялтыравык йөгертелгән төсле керамика кисәкләре табылган. Шулай ук кирпеч корылмаларның калдыклары, металл һәм пыяла, тимер әйберләр, керамик савыт-саба, XIII- XVI һәм XVII- XIX гасыр датасы куелган пыяла кисәкләре һәм башка уникаль предметлар очраган. Үрәсбаш авылында яхшы эшкәртелгән һәм шомартылган чакма таштан ясалган эш коралы, Салтык-Ерыклыда мезолит чорының ак чакма ташыннан ясалган пычак формасындагы пластинка, Мәчкәрә авылында сөяк гарпун, бакыр акчалар (XIV гасырныкы) һәм башка күптөрле предметлар табылган. Зур Кукмара авылыннан ерак түгел тау куышлыгында шәһәрчек булуы ачыкланды. Янсыбы авылы янында урта гасыр курганы барлыгы билгеле була. Нырья, Туембашһәм башка авыллар, Кукмара поселогы янында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында кешеләр яшәгән зур урын булган.
Кукмара төбәге тарихы "Без тарихта эзлебез" тапшыруында. Карамый калмагыз! 23 ноябрь көнне 17:00.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар