Бөек режиссерны искә алып
Марсель Хәким улы Сәлимҗанов — мәшһүр татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты.
М. Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милләт драматургиясенең үсеше белән нык бәйләнештә. Режиссер, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.
Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, М. Сәлимҗановка СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре исемнәренә, Г. Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләренә, «Алтын битлек» премиясенә лаек була.
7 декабрь көнне «Мәдәният дөньясы» тапшыруында карагыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар