Анонслар
25.11.2013
Беренче татарча ситком "Тамак" сериалы

«ТНВ» каналында яңа проект ачыла. Ул да булса, беренче татарча ситком «Тамак» сериалы. Проектның режиссеры Илдар Каримов.
Сериалның төп герое Руслан исемле яшь егет. Барлык күренеш тә, нәкъ менә шул егет, кафе һәм аның кунаклары арасында әйләнә. Сериал шулай ук, төрле төбәктә яшәүче татарларның тормышын да яктыртуга каралган.
Иң кызыгы шунда, әлеге яңа проектта Татарстанның яраткан артистлары да катнаша. Сериалда исә, алар үзләренең танылган образларында тамашачы алдына килеп баса. Бу, караучыларда аеруча кызыксыну уятыр дип көтелә.
Фильм «Яңа гасыр» каналында 25 ноябрь көнне эфирга чыга. Карамый калмагыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар