“Бир бишне!” акциясе
Үзенең 10 еллык юбилее кысаларында «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә бүген тагын бер бәйрәм. 21 ноябрь, Бөтендөнья телевидение көнендә, без ТНВ каналы логотипының туган көнен — 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәмнең символы — дуслыкны һәм ачык күңеллелекне чагылдыручы яшел уч төбе. Бу чарага әзерләнү инде күптәннән башланды. Бер атна алдан, компаниянең диварларында яшел төстәге перчаткалар барлыкка килде, актив рәвештә агитация эше алып барылды. Акциянең төп максаты: бердәмлек хисен уяту. Төп шарт — киемдә яшел төс булу. Традициягә әйләнеп киткән әлеге акция быел «Бир бишне!» исеме астында узды. Бүген «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы хезмәткәрләре яшел төсле киемнәрдән килделәр. Аларга ишектән керү белән яшел чәй таратылды. Көннең икенче яртысында ТНВ бинасы буйлап «Яшел рейд» дип исемләнгән жюри чыкты. Алар һәр кабинетка кереп яшелдән киенгән хезмәткәрләргә баллы конфетлар тутырылган яшел төстәге перчаткалар тараттылар,
Шулай итеп ТНВ хезмәткәрләре
Бүгенге көннән көч алып, компанияның хезмәткәрләре тагын да тырышып эшли башлыячаклар дип, өметләнеп калабыз. Әле алда безне яңа үрләр, яңа уңышлар көтә.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар