"Бәллүр каләм" XV журналистлык конкурсы йомгаклары

19 май — Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Матбугат көнендә уздырыла торган традицион массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында җиңүчеләр игълан ителгәнче,
Барлыгы 12 номинациядән торган конкурста, ә аларның һәркайсында 2шәр, 3әр иҗатчы билгеләнгән булып, бер номинациядә генә 8 кеше бүләкләнде.
Алар арасында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә лаеклы урынны алдылар.
«Журналистикада исем» номинациясендә Шәмсия Җиһангирова «Болгар радиосы"нда «Яшәү яме» һәм «Хәерле иртә!» тапшырулары алып баручысы) һәм Энҗе Шәйхетдинова («Яңа Гасыр» каналында «Кара-каршы» тапшыруы алып баручысы) бүләкләнделәр.
Махсус «Дебют» номинациясендә «Татарстан хәбәрләре» тапшыруының хәбәрчесе Алмаз Гафиятовны билгеләп үттеләр.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар