“Болгар радиосы” II милли музыкаль премиясенә лаеклылар игълан ителде, арада тамашачылар күңеленә үтеп кергән җырчы Ришат Төхфәтуллин булды

Казанның «Пирамида» комплексында «Болгар радиосы» II милли премиясен тапшыру тантанасы булды.
Михаил Зощенконың «Двенадцать стульев» әсәре нигезендәге сценарий буенча барган
Башкарган җыры җиңгән Алсу Әбелханова бүген Австралиядә булып (ә бүген Аделаидада Австралия татарлары Сабан туе көне), ул аннан видеоязма аша шушы илдәге татарлар исеменнән сәламләсә, ул илдән Казанга кунакка кайткан һәм бүгенге бәйрәмгә кунак сыйфатында чакырылган артистлардан Зөлфия Камалова 2 җыр башкарды: берсе — «Сибелә чәчем» халык җыры (ләкин Зөлфиягә хас буганча рәвештә), икенчесе — «Минем дөнья» дигән үз җыры (ул аны үзе гитарада уйнап җырлады). Шул рәвешле, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Фердинанд Сәлахов, Алина Давыдова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, «Фәридә-Алсу» дуэты, Марсель Фәтхуллин, Ринат Гыйльфанов, Рафаэль Латыйпов, Илсөя Бәдретдинова, Лилиана Газизова, Азат Фазлыев һ.б. җыр сәнгате осталары бүген сәхнә тотты. «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен, шул исәптән конкурс сынын һәм дипломын, икенче тапкыр алучылар да арада шактый булып чыкты. Конкурста катнашып җиңгән җырчыларның Зөлфәт Хәйруллин тарафыннан иҗат ителгән шаржлары истәлеккә тапшырылды. Ришат Төхфәтуллин исә «Тамашачылар мәхәббәте» номинациясендә җиңүче буларак игълан ителде. Җиңүчеләр химаячыдан күн һәм мех кибетенә сертификатлы да булып кайтып китте.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар