“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы – еллык телерадиопроект!
«Пирамида «күңел ачу комплексы, кышның беренче көнендә үк, милли татар җырын сөючеләр һәм татар эстрадасы йолдызлары өчен үзенең ишекләрен ача. 1 декабрь көнне шәһәребезнең төп концерт мәйданнарының берсендә «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы уза.
2013 елның апрель аеннан башлап «Музыкаль дистә» тапшыру кысаларында «ТНВ-Татарстан» каналында тамашачылар үзенә ошаган иң яхшы башкаручы өчен тавыш биреп барды. Яхшылардан яхшысын сайлаганда, тамашачы фикере гаять мөһим, чөнки бары алар гына гадел бәя бирә ала. Татар эстрадасының йолдызлары «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» тарафыннан тапшырыла торган премия белән бүләкләнә. Бары тик 1 декабрь көнне генә Тантанага килгән кунаклар бәйрәм концертын карый ала.
«Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасында яраткан артистлар чыгышы, матур декорацияләр, танылган кунаклар, көтелмәгән очрашулар һәм зур шоу була.
Сезне 1 декабрь көнне «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы көтә. Килми калмагыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар