“Болгар радиосы” милли музыкаль премиягә лаеклыларны тамашачы үзе сайлый

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясенә багышланган пресс-конференция узды.
Татар җырын сөючеләр, “ТНВ-Татарстан” телеканалының һәм “Болгар радиосы” радиостанциясенең “Музыкаль дистә” программасы кысаларында ел башыннан бирле тавышларын биреп, иң яхшы җыр һәм башкаручыны сайлап барды. Нәтиҗәдә, конкурста 100дән артык җыр катнашкан һәм шуларның бары 36сы гына финалга сайлап алынган.
Бу тантана һәм йомгаклау концерты 13 декабрьдә “Пирамида” комплексында зурлап үткәреләчәк.
“Яңа гасыр” телередиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары – ТВның баш продюсеры, Миләүшә Айтуганова сүзләренчә,"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясендә чыгыш ясаучылар “тере” тавышка гына җырлый.
Кунак сыйфатында чакырылган артистлардан Зөлфия Камалова да анда 2 җыр белән чыга. Бүгенге очрашуда катнашкан Зөлфия сүзләренчә, җырларның берсе – халык җыры, берсе – үзенеке. Оештыручылар, шоу-тамашада мәртәбәле кунаклар, көтелмәгән очрашулар булачак, дип кызыктыра. Ләкин гала-концертка билетлар инде октябрьдә үк сатылып беткән, бәясе – 1-2 мең сум.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар