"Болгар радиосы" премиясе статуэткасы
Музыка, сәнгать төре буларак, күп еллар дәвамында, республикабызның музыка шигъриятенең мирасын саклап килә.
Табигать байлыгын татар халкының төп билгесе итеп карарга була. Бу «Болгар радиосы» милли музыка премиясенең статуэткасында чагылыш таба.
Җирдән яңа гына үсеп чыккан үсемлек — һәр милләт арасында да табигать көчен, байлыкны һәм туган җирнең уңдырышлылыгын гәүдәләндерә. Шундый нәфис үсентенең өске өлешендә сурәтләнгән якты йолдыз үзенчә илһам чишмәсе образын тудыра.
«Болгар радиосы» милли музыка премиясенең статуэткасы үзәгендә урнаштырылган яшел таш милли колоритны чагылдыра. Якты йолдыз исә, халык, тамашачылар сөюен, иҗади потенциалны аңлата.
«Болгар радиосы» статуэткасына лаек булу, татар йолдызлары өчен гади генә казаныш тугел, ә чын мәгънәсендә, халык тарафыннан танылу, иҗатынга объектив бәя ала алу мөмкинлеге дә әле.
«Болгар радиосы» статуэткасы «Яңа Гасыр» ТРК ААҖ иҗади группасы тарафыннан барлыкка китерелде.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар