"Болгар радиосы"н хәзер Перьм өлкәсендә дә тыңларга мөмкин

![]() |
Быелгы Барда җыены алдыннан район халкы зур бүләк алды — муниципаль район администрациясенең финанс ярдәме белән «Болгар радиосы» һәм «Барда таңнары» радиотапшырулары 105 FM ешлыгында чыга башлады. Бу — радиотапшыруларның сыйфатын күтәрү белән бергә тыңлаучылар санын да арттырды. «Болгар радиосы» һәм «Барда таңнары» тапшыруларын Пермь өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән көнчыгыш һәм көньяк районнарында, шулай ук Башкортстанның Тәтешле һәм Янаул районнарында да тыңлау мөмкинлеге туды. Хөрмәтле милләттәшләребез! «Болгар радиосы» белән бергә 105 FM ешлыгында чыгучы «Барда таңнары» тапшырулары дүшәмбедән җомгага кадәр һәр иртә 7 сәгать 15 минутта, кичен 18 сәгать 15 минутта эфирга чыга. Безнең белән бергә булыгыз! www.bolgarradio.com электрон ресурсы мәгълүматы буенча. |
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар