"Болгар радиосы"ның чираттагы бәйгесе

Хөрмәтле туташлар, ханымнар һәм әфәнделәр!
Яңа елны күңелле итеп каршы алырга җыенасызмы?
Алайса бу конкурс сезнең өчен!
Ярышыбызның тәртибе мондый: бар булган фантазиягезне эшкә җигеп, сезгә «Болгар радиосы» Кыш бабаена һәм Кар кызына Чакыру хаты язарга кирәк Яңа ел геройларының ни өчен нәкъ менә сезгә килергә тиешлеген дәлилләгез! Күңел түрләрендә яшеренеп яткан сәләтләрегезне ачып җибәрергә менә дигән мөмкинлек бу! Хатны татар яки урыс телдә язарга мөмкин. Икенче шарт: Сезгә «Болгар радиосы» Кыш бабаен һәм Кар кызын сайларга туры киләчәк. Бу рольләрдә - безнең
Чакыру хатын 25 нче декабрьгә кадәр электрон адресыбызга bolgarradio@mail.ru жибәрергә кирәк.
Хат язып салган секундтан ук, сезнең җиңүче булырга мөмкинлекләрегез күпкә арта. Балаларыгызны, туганнарыгызны шатландырыгыз. Яңа елны күңелле итеп каршылагыз!
Хатлар кире кайтарылмый һәм киләчәктә «Болгар радиосы» уздыручы чараларда файдаланырга мөмкин.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар