
«Болгар радиосы» сәләтле тыңлаучыларын ачыклап, аларга зур иҗат юлына басарга ярдәм итәргә тели.
Катнашучылар халык, эстрада, автор җырларын башкара ала. Ә инде үзләрен эстрададан тыш күрсәтергә теләүчеләр, альтернатив жанрга мөрәҗәгать итә ала. Аерым башкаручылар да, төркемнәр дә үз иҗат җимешләре белән таныштыра ала. Яшь буенча исә, чикләүләр бар: эшләр ике яшь категориясендә каралачак: 15яшь тән 30га һәм 30 дан 50 гә кадәр.
Конкурста катнашу нечкәлекләрен «Болгар радиосы"на турыдан — туры шалтыратып белергә мөмкин (5705095).
Җиңүчеләргә «Болгар радиосы», «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясеннән иҗатларын таныту өлкәсендә яхшы гына теләктәшлек күрсәтеләчәк истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Ә иң яхшыларны ачыклауда мәртәбәле жюри гына түгел, тыңлаучылар да үз өлешен кертә алачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар