Бу бәхет кемгә елмая?

1 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә зур тантана булачагын ишеткәнсездер инде. «Болгар» радиосының җиде ай дәвамында сайлап алынган җиңүчеләре — 21 җырчыга «Музыкаль дистә»
«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясе дә шул уңайдан журналистларны җыеп, кайбер серләрне ачарга ашыкты. Кемнәр һәм нинди имтихан аша җиңүгә ирешкән, бу елның апрель аеннан телевизион форматта эшкә керешкән «Музыкаль дистә»
Әлеге чарада җиңгән җырчылар исемлеге шактый саллы булып чыкты. Бер ай дәвамында туры эфирда тавыш җыйган өчәр җиңүче (җиде айны исәпкә алсаң, җәмгысы 21 җырчы) милли музыка премиясенә лаек дип табылды. Конференциядә катнашкан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова һәм «Болгар» радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахмановның әйтүенчә, тантана үзенең иң гадел хөкеме белән үк аерылып торачак — монда бер генә тавыш та ясалма барлыкка килмәгән. Танылган җырчылар янәшәсендә чыгыш ясаячак яшь башкаручылар — Чулпан Йосыпова, Марат Фәйрушин, Алинә Давыдова, Сиринә Зәйнетдинова кебек талантларның да йөрәктән йөрәккә күчеп, халык мәхәббәтен яулавы гына да тамашаның гадел нигезгә корылганын дәлилләп тора.
Концертның алып баручылары да билгеле: алар — Рөстәм Гайзуллин, Айсылу Хаҗиева һәм Алия Заһидуллина булачак. Кич дәвамында алар «Сезгә нинди җыр кирәк?» дигән сорауга җавап эзләячәк. Хәер, бөтен серне дә ачып бетермик әле. 1 декабрьдә узачак «Болгар» радиосы милли музыка премиясе тапшыру тантанасы һәрберегезгә ул серләрне үзе ачып бирер.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар