Чын күңелдән котлыйбыз!!!

Сезне гомер бәйрәмегез- туган көнегез белән «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпания коллективы исеменнән ихлас котлыйбыз!
Бүгенге көндә Сезнең янәшәгездә нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкемсөрә. Болар барысы да — сезнең тырышлык, сезнең хезмәт, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе.
Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар нурын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең балкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясына коенып яшәвегезне телибез.
Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз Сезне беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче булып озын- озак еллар яшәвегезне телибез. Йөрәк түрегездәге бәхет очкыннары йөзегездә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
Киләчәктә дә, якын кешеләрегезнең шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп безне сөендереп яшәгез.
Мактаулы эшегездә иҗади уңышлар юлдаш булсын Сезгә!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар