Дуслар! Безнең сайтта "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесенең тавышларын даими күзәтеп бару мөмкинлеге туды

«Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар конкурсы кысаларында узучы «Җырлы-моңлы балачак» бәйгесе 5 нче ел рәттән оештырыла. Катнашучылар саны елдан ел арта.1 мартка кадәр катнашучылар гариза тутырып «ЯшьТНВ» редакциясенә җырларын җибәрде. Беренче тур жюри әһелләренең шул җырларны тыңлап, иң яхшыларын сайлап алудан гыйбарәт.Жюри: Миләүшә Айтуганова, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Роберт Миңнуллин катнашучыларның башкару осталыгын, җырның оригиналлеген исәпкә алып киләсе турга 200 гә якын җырчыны сайлап алды. 2нче турда исә бу катнашучылар «ЯшьТНВ» каналында дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә (31 марттан алып) чыгыш ясаячак. Үзегезгә ошаган конкурсант өчен Сез дә SMS җибәреп тавыш бирә аласың. Моның өчен «Яшь» сүзен язарга, буш ара калдырып катнашучының номерын күрсәтеп 5065 номерына 1 атна дәвамында SMS юлларга кирәк.
Чыгыш ясаучы балаларны жюри әһелләре тагын бер кат тыңлый һәм сәхнәдә үзен тотышына, костюмнарына, номерның үзенчәлекләренә игътибар итә. Иң оста дип табылганнарын
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар