"Игелекле галәм"
Изгелек ул беркайчан да
Тузмый торган хәзинә!
Яхшылык эшлик һәрвакыт
Ул үзе изге Дога!
(Э.Авзалова)
Янәшәбездә матур — матур киемнәргә, тәмле — тәмле ризыкларга кызыгып яшәүче балалар бар! Алар үзләрен кимсетелгән итеп түгел, кирәкле дип тойсын өчен талпыныш ясау кирәк!
Марафон көнендә җыелган акча республикабызның аз керемле гаиләләренә азык — төлек алуга тотылачак! Бүләкләр Ураза бәйрәме көннәрендә тапшырылачак. Мохтаҗ гаиләләр исемлеге ТР социаль яклау министрлыгыннан алынды.
Билгеле, бер марафон белән генә бар гаиләләргә дә ярдәм итеп булмаячак, әмма әлеге гамәлне башкалар да күтәреп алырга, дәвам итәргә мөмкин.
24 август — иртәнге җидедән башлап, 12 сәгать дәвамында «Яңа гасыр» радиосы эфирында дин әхелләре, иҗтимагый — сәяси эшлеклеләр, төрле оешма җитәкчеләре, хәйриячеләр, мәдәният әхелләре, газета — журнал битләрендә дини сәхифәләрне алып баручы журналистлар булачак. Шулай ук, изге нияттә булган тыңлаучылар да эфир аша үз фикерләрен җиткерә алачак.
Радиомарафонда һәркем катнашып үз өлешен кертә ала.
«Игелекле галәм» радиомарафонының исәп — хисап счеты:
Централизованная религиозная организация — Духовное управление мусульман Республики Татарстан
Адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского 6/27
р/счет 40703810900028001187
в ОАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805,
к/с 30101810000000000805
ОКОНХ 98700
ИНН 1655032502 КПП 165501001
ОКПО 27828170
«Радиомарафон»
Галәмебезне игелек нуры белән балкытыйк, гамәл дәфтәребезгә күркәм сәхифә языйк!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар