«Болгар радиосы» тыңлаучылары, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тамашачылары сайлап алган әсәрләрдән торган концертта Илсөя Бәдретдинова, Чулпан Юсупова, Марат Фәйрушшин, Салават, Венера Ганиева һәм башка халык арасында танылган җырчылар чыгыш ясар дип көтелә.
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорның радио буенча урынбасары, «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасының директоры Илнур Фәйзрахманов белдергәнчә, яңа музыкаль чараның чишмә башында «Музыкаль дистә» хитлар парады торган. Ул алты ел дәвамында радиодан яңгырап барды һәм быелдан «Яңа гасыр» телеканалына да чыкты. Бу проекта танылган җырчылар белән бергә яшь башкаручылар да үз көчен сыный алган.
Зәңгәр экраннарга чыккач, проект тагын да киңәя, үсә. Телевидениегә дә күчкәч, үзенчәлеге дә бар. «Халык тавыш биргән җырлар гына беренче өчлеккә чыга. Ягъни ай дәвамында халык тавыш биргән өч иң яхшы әсәр лауреат буларак кабул ителә, „Болгар радиосы“ милли музыка премиясен тапшыру тантанасына чыга», — ди «Яңа гасыр ТРКның генераль директоры урынбасары, музыкаль чараның продюсеры Миләүшә Айтуганова.
Премия тапшыру тантанасына килгән кунакларны «Пирамида» фоесыннан ук 1970−80 еллар стилендәге киемнәр кигән ансамбль каршы алачак. «Болгар радиосы» милли музыка премиясе статуэткасы янында тамашачылар фотога да төшә алачак. Лауреат исеме яулаган җырчылардан тыш тантанада бик күп хореографик коллективлар да катнашачак.
Милли музыка премиясе лауреатлары бары тик тере тавышка гына җырлыйлар. Араларында хәттә оркестрга кушылып җырлаучылары да булачак.
Халык сынавы аша узган башкаручыларга җыр бәйрәме кичесендә «Болгар радиосы» музыкаль премиясенең махсус статуэткасы тапшырыла. Күпсанлы башка җыр фестивальләреннән аермалы буларак, биредә башкаручыларга гына түгел, ә җиңеп чыккан җыр авторларына да дипломнар тапшырыла.
Кыскасы, татар нинди җыр тыңлый дигән сорауга җавап табасыгыз килсә, 1 декабрь көнне «Пирамида» күңел ачу комплексына рәхим итегез.
Анонслар
29.11.2013
intertat "Болгар радиосы" милли музыка премиясен тапшыру тантанасы турында нәрсә яза?
Йөрәктән сайланган татар җырларын 1 декабрь көнне «Пирамида» күңел ачу комплексында тыңларга мөмкин булачак. Биредә «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы булачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар