Җәй - бүләк өләшү фасылы
8171 телефон хезмәте аша «Кояшлы сәлам» (эфирга чыгу вакыты һәр көнне 12.15- 12.50.), «Күңел җылым хатларда» (21.00. 22.00.) тапшыруларына котлау хаты биргән һәр тугызынчы тыңлаучыга бер тәбрикләвен радио эфирында бушлай урнаштыру мөмкинлеге булдырыла.
Әлеге — хатны түләүсез эфирда укыту мөмкинлегеннән тыңлаучы үзенә кирәкле вакытта, хәтта бер — ике ел узгач та файдалана алачак!
Тугызынчы тыңлаучы ничек билгеләнә? Һәр якшәмбе, кичке эфирда «Музыкаль дистә» хитлар парады башланыр алдыннан, эфирда котлаулары тугызынчы булып кабул ителгән тыңлаучыларның исемнәре әйтеләчәк.
Димәк, «Яңа Гасыр» радиосын тыңлаучыларның якыннарын гына сөендереп калмыйча, үзләренә файда китерү мөмкинлеге дә булачак.
Игътибар: 8171 телефон хезмәте аша тәбрикләү биргәндә, әгәр тыңлаучының тексты бер хат өчен исәпләнгән лимиттан артып китә һәм икеләтә түләү кирәк була икән, ул очракта ул котлау хаты ике хат дип исәпләнә. Тәбрикләү бирүчеләрнең исәбен 8171 хезмәте операторлары түгел, ә «Яңа Гасыр» радиосы алып баручы теркәп барачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар