Җәй бәйрәме - "Җырлы сабантуй"

«Болгар радиосы» һәммәгезне «Кырлай» аттракционнар паркына «Җырлы сабантуй» бәйрәменә чакыра. 13 нче июльдә узачак әлеге бәйрәмдә һәр буын тамашачысы үз җырын, үз җырчысын күрә алачак.
90нчы елларның популяр башкаручылары кирәк дисез икән, рәхим итегез: Зөһрә Шәрифуллина, Закир Шаһбан, Азат Тимершәех.
2000нче елларның популяр башкаручыларын күрергә телисезме? Менә алар: Илсаф, Алсу Әбелханова, Илсөя Бәдретдинова, Айгөл Бариева, Нурзадә, Салават Миңнеханов.
Яшьләрдән кемнәр бармы?! Ришат Төхвәтуллин, Гүзәлем, Илнар Ялалов, Азалия Зиннәт, Марсель Вәгыйзов, Аршак Алтунян, Алинә Давыдова катнашучылар исемлегендә.
Алып баручылар — «Болгар радиосы"ның «Чәк чәк шоу» проекты һәм Салават Миңнеханов белән Гүзәлем.
Сезне шәп җырлар, шая уеннар (таяк тартышу, катыктан акча эзләү, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, ераклыкка сикерү ярышлары) көтә. Яраткан җырчыларыгыз белән фотога төшеп, шунда ук фотоларны кулыгызга алу мөмкинлеге дә булачак. Салават Миңнеханов белән Гүзәлем исә Tatar star проектының нәни — җәйге версиясен тәкъдим итәр.
«Җырлы сабантуй"да күңел ачып кына калмыйча, изге эштә дә катнаша аласыз. Чара барышында өч яшьлек Сәет Туктаровка ярдәм өчен хәйрия тартмасы куелачак.
Димәк, 13 июль, «Кырлай» аттракционнар паркы. Төгәл кичке биштә башлыйбыз. Бездә популяр җырчылар азактан җырламый. Соңга калмагыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар