Анонслар
27.10.2007
"КАЛКАН" ЯКЛАНЫРГА ӨЙРӘТЕР
Әлеге тапшыруны карап, сез кискен вәзгыятьтә үзегезне ничек дөрес тотарга икәнен беләчәксез: талау, һөҗүм, урлау, хәвеф-хәтәр һәм башка очраклар. Зур шәһәрдә теләсә кайсы хәлгә юлыгырга мөмкин. Андый хәлгә каласың икән, тынычлыкны саклау шарт. Ничекме? Ул хакта «Калкан» бәян итәр. Программаны «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы журналисты Марсель Әскәров алып барачак. Беренче чыгарылышта сүз ялган акчалар турында барачак. «Калкан» тапшыруын һәр шимбә һәм якшәмбе 9 сәгать 45 минутта «Татарстан — Яңа Гасыр» каналында карый аласыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар