Казан -Уфа телевизион күпер ачылды
«ЯңаГасыр» телерадиокомпаниясының генераль директоры Илшат Әминов һәм Башкортостан Республикасының бәйләнешләр һәм массакүләм аралашулар министры Борис Мелкоедов белән символик кызыл тасманы кистеләр: телевизион күпер Казан — Уфа ачык.
Церемонияда шулай ук Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы тулы хокуклы вәкиле А. Максютов, «Башкортостан татарлары» берләшмәсенең рәисе Р. Бигнов, иң зур телеканалларның җитәкчеләре — БСТ Г. Якупов, ГТРК «Башкортостан» Р. Давлетбаев та катнаштылар.
Уфада филиал ачылу сәбәпле үткәрелгән
Уфалылар «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалының видеопрезентациясен карадылар, аннары үзләрен кызыксындырган сорауларын кунакларга бирделәр.
Татарстанның зур спутник телеканалының Уфадагы филиалы ачылуы белән, ике янәшә республиканың бәйләнеше яңа дәрәҗәгә чыгачак.
Хәзер яңалыклар тапшыруында һәм «Яңа Гасыр» телеканалының бүтән тапшыруларында якын күршеләребезнең тормышы турында сюжетлар, репортажлар, очерклар ешрак күрсәтеләчәк.
Уфадагы филиалда хәбәрчеләр пункты һәм реклама хезмәте эшлиячәк. Филиалның директоры Фәнис Фаткуллин — зур тәҗрибәле журналист, Казан университетын тәмамлаган, күп еллар Башкортостанда яши, 10 елдан артык Башкортостандагы «Татаринформ» информацион агентлыгында үз хәбәрчесе булып эшләгән. Оператор- Рузил Имамов. Реклама хезмәте «Видео интернешнл Башкортостан» компаниясы нигезендә эшләнгән.
Хәзерге вакытта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясының хәбәрчеләр пункты Мәскәүдә, Әлмәттә, Ижауда, Төмәндә уңышлы гына эшләп килә.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар