Анонслар
31.03.2011
Экранда - "Татар моңы - 2011"
9нчы һәм 10нчы апрель көннәрендә 17 сәгатьтә «Татар моңы» тапшыруларын карамыйча калмагыз. Киров, Оренбург, Чувашстан, Екатеринбург, Новосибирск һәм Башкортстанда узган сайлап алу турларында йөзләгән милләттәшебез катнашты. Аларның һәрберсе татар җырларына гашыйк һәм һәрберсе Казан сәхнәсендә җырларга хыяллана. Россия төбәкләрендә татар моңы ни хәлдә? Милләттәшләребез нинди җырлар җырлый, кайсы җырчыларны тыңлый? Болар барысы да — «Татар моңы» тапшыруларында. Исегезгә төшерәбез: гала-концерт 24нче апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар