Анонслар
16.10.2008
"МИН НИНДИ ӘНИ!"
«Яңа Гасыр» радиосы Әниләр көненә багышлап «МИН НИНДИ ӘНИ!» дип аталган акция игълан итә. Карьера ясап та, балаларны күз уңыннан ычкындырмаучы тырыш анамы сез? Балаларын Ислам кануннары буенча тәрбияләүче саф күңелле дини анамы сез? Ә бәлки, язмышка буйсынып, балаларны ялгыз гына тәрбияләүче батыр анадыр сез? Әллә инде ятимнәрне сыендыручы олы йөрәкле анамы сез? Акциядә катнашу өчен балагыз белән бәйле кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар, нинди әни булуыгыз, көнегезнең ничек узуы хакында язып, 420015 Казан шәһәре, М. Горький урамы, 15нче йорт адресы буенча хат җибәрегез. Иң үзенчәлекле хикәя авторларын «Болгар» хәйрия фонды һәм «Яңа Гасыр» радиосыннан бүләкләр көтә!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар