"Сабыйга" акциясе
Акция кысаларында Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Балалар инфекцион хастаханәсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Әлеге хастаханәдә әниләре ташлап киткән яңа туган сабыйларга ватный палочкалар, памперслар, яңа туган сабыйларга яраклы күлмәк-ыштаннар кирәк.
Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр кирәк-яракларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы 6/27 йорт адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия бүлегенә китерә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 236−52−12, 8−987−263−98−89 (Гөлнара).
Ятимнәргә карата мөнәсәбәткә бәйле рәвештә Аллаһ илчесе (сгв): «Кем дә кем ятим баланы үзенә тәрбиягә ала, аның хокукларын саклый һәм башыннан ягымлылык белән сыйпый икән, шул кешегә Аллаһы Тәгалә, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле савап бирәчәк, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле гөнаһларын кичерәчәк һәм бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле дәрәҗәләр бүләк итәчәк», дигән (Мәҗмугатуль-бәян).
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар