Быел башкалада республикабызның беренче медиа ресурсы, ДТРК корпункты оешуга 15 ел тула. Соңрак аны «Татарстан-Яңа гасыр» (ТЯГ-ТНВ) Телерадиокомпаниясе филиалы итеп үзгәрттеләр. Аның «йөзе» һәм җитәкчесе итеп Дина Газалиева билгеләнде. ТНВ Мәскәү төбәгендә яшәүче миллион ярым татарны тарихи ватаннары белән бәйләүче күпергә әйләнде. Социаль бурычлар, рәсми чаралар, Татарстан җитәкчелегенең Мәскәүдәге эшчәнлеге… Болар һәркайсы телевидениенең көн тәртибендә урын алды. Ә узган елдан башкаладагы ТНВның функцияләре рәсми рәвештә «Татмедиа» Республика Агентлыгы Вәкиллеге дәрәҗәсендә киңәйтелде.
Филиал яңа бурычларны хәл итәрлек итеп тулыландырылды, анда яңа студия барлыкка килде. Башкаланы яулар өчен журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Татарстан-Яңа гасыр"ның Мәскәүдәге филиалы үз эшен оештырганда нинди
Дина ГАЗАЛИЕВА шулар хакында сөйли.
Башкала безне кочак җәеп көтмәде…
Атна буена ниләр эшләп йөрүеңне йөз меңләгән кеше көне-сәгате белән телевизор аша белеп тора икән,
Тамашачыдан бернәрсәне яшереп булмый! (ТНВның спутник телеканалы икәнен, аны илнең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә карауларын искәртсәк — бу миллионлаган кеше дигән сүз.) Әлбәттә, җаваплылык та зур: Татарстанны Мәскәүдә танытабыз бит! Үз-үзебезне тотышыбызга, профессионализм дәрәҗәсенә карап, республикабыз матбугатына бәя бирәләр. Журналистикада ун еллык тәҗрибәм, рәсми тематикадагы эшләрем бар иде инде, әмма беренче көннәрдә башкалада үземне бер чебеш кебек хис иттем! Баштагы вакытта күбрәк бүтәннәрне тыңларга, кешеләрне, «уен кагыйдәләрен» өйрәнергә туры килде. Татарстанда — үзебездә күпләрне беләм, миңа да үз кеше итеп карыйлар иде. Ә биредә, дуслардан һәм МГИМОда бергә укыган группадашлардан кала, беркемне белмим. Әкренләп танышларымны арттыра, Мәскәү телевидениесендәге коллегаларның эшләү алымнарын күзәтә башладым. Ике югары белемем, аралашу күнекмәләрем, барыннан да бигрәк, холкым яңа эшемдә ярап куйды.
Ә без, Татарстан телевидениесендә чыныккан холкыбызны чарлап, ишекләрне ачтырдык! Канадага, Ванкуверга командировканы искә төшерәсе килә. Кышкы олимпиада уза иде анда. Безнең спортчылар өчен уңышсызрак бара ярышлар… Россия җыелма командасының җанатарлары булып, без аларга көч биреп утырабыз! Безнең, татар-станлыларның тагын бер зур эше бар иде әле — Универсиада дирекциясендәге коллегалар белән Җәйге уеннарга презентация уздырасы бар. Самолеттан төшүгә үк эшкә керештек. Мәскәү вакыты белән аерма — 10 сәгать! Барыбызның да күзләр кызарган — ярты тәүлек буе очтык бит… Шуңа да карамастан, елмаерга, аралашырга, сюжетлар төшерергә кирәк.
Төнлә Россия белән телефоннан сөйләшәбез (анда эш көне), ә көндез Канадада кызу эш көне башлана (Мәскәүдә төн) — без тагын вакыйгалар үзәгендә… Күнегелгән гадәти тормыш графигы баштанаяк үзгәрә. Барысына да җитешергә, эмоциональ киеренкелектә үзеңне сынарга кирәк була. Анысы тагын үзгә бер кызык халәт.
Бирешмәс холык
Холык турында сүз чыкса, телевидение өчен үзем әзерләгән иң беренче тапшыру искә төшә. Ул криминаль хроникага багышланган сюжет иде. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә беренче курс студенты өчен чын мәгънәсендә имтихан булды ул! Үзеңне кулда тота алуга да, оперативлыкка да, тирә-юньдәгеләр белән аралаша белүгә дә… Куркыныч, үзәк өзгеч моментлар булса да, мин бу имтиханны уздым — аңынчы «Татарстан» телеканалында яктыртылмаган криминаль тематиканы алып баруны миңа тапшырдылар. Яшермим, бу четерекле өлкәгә һич күнегеп бетә алмадым. Ләкин мондый хәбәрләр каналның рейтингын да күтәрә шул! Шунда туплаган тәҗрибәм аркасында никадәр кызыклы кешеләр белән таныштым, күп нәрсәгә төшендем, теләсә нинди, хәтта уңайсыз шартларда да эшләргә өйрәндем.
Шулай да үзем өчен иң кызыклы интервью Бөек Ватан сугышы ветераны, генерал Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов белән булды! Ул Ржев янында сугышкан.
90 яшьтә социаль челтәрләрне үзләштергән, иҗтимагый тормышта кайный, бүген дә төз гәүдәле чын офицер ул! Андый кешеләр белән очрашу мине һәр яңа туган көнгә шатланып карарга өйрәтте.
Мәскәү тәвәккәллеккә ышана
Гадәттә, күпләр журналист эшенең ничек бәяләнүе турында уйлап та карамый. Кемгәдер ул эш бик җайлы тоела — килдең, күрдең, сораштырдың һәм китеп тә бардың. Тик алай гына түгел шул әле. Алдан ныклап әзерләнергә, бөтенесен белергә, өйрәнергә, ахыр килеп, кирәкле чарага, очрашуга эләгергә! Ә кешене сөйләш-терү? Үзеңә җәлеп итү? Һәр журналист өчен таныш кагыйдә бу. Ләкин телевидениедә әңгәмәдәшеңнең эмоцияләре дә кадрда күренергә тиеш әле!
Кул хәрәкәтләре, елмаю, уйланып тору, гаҗәпләнүләр, ялыктырмый торган сөйләм, битараф булмаган йөз… Әңгәмәдәшең үзен иркен тотсын, якты утка, микрофонга ияләшсен. Күпләр «ябыла», кыенсына башлый бит. Телевидение журналистикасының сүз һәм видеодан торуы берәүгә дә сер түгел. Кадр артындагы текст материалга фикер юнәлеше бирә, әмма видеорәтләрсез интервью радиорепортажга әйләнә! Һәм иң мөһиме, әлбәттә, командада эшли белү. Бер-береңне ярты сүздән аңлау бик кирәк шул! Редактор, техник хезмәткәрләр, тавыш куючылар… Ашыгыч материалны төшереп кайтып, эфирга әзерләү шунсыз барып чыкмаячак. Интервью,
Драйв та, баш авыртуы да ул. Үзебез белән булган бер хәлне сөйлим әле. Күмәк җитезлек белән генә ерып чыктык без аны. Мәскәү татарлары өчен бик дәрәҗәле концертны төшерергә киттек. Ләкин җомга кич юлдагы «бөке"ләр турында нишләп уйлап бетермәгәнбездер?
Ун чакрым араны 4 сәгать (!) уздык. Билгеле инде, соңга калдык. Сәхнәдәге күренешләрне генә телекамерага эләктердек, тамашачыларны һәм залдагы кунакларны төшерә алмадык. Нәрсә эшләргә? Күрсәтми генә сөйләп булмый бит инде. Бу бит телевидение! Залдан чыгып килүчеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать иттек: «Таралышмый торыгыз, кабат үз урыннарыгызга кереп утырыгыз. Кул чабыгыз, елмаегыз!» — дибез. Кереп утырдылар.
Күмәкләп җырладык та, кул да чаптык, рәхәтләнеп көлдек тә… Импровизацияле
Уңышның сере очракка да бәйле була ала, әлбәттә. Ләкин үзебезнең чынбарлыкны без үзебез үк корабыз бит. Кылган гамәлләребездә, кешеләргә мөнәсәбәтебездә, туплаган тәҗрибәбездә чагыла ул. Мин характерга ышанам! Башкала күз яшьләренә ышанмый диюләре хак икән. Ә менә тырышларга, тәвәккәлләргә, белемлеләргә ышана.
Владимир Путинга — Татарстан йөрәге
Коллегаларым еш кына: «Илкүләм матбугат конференцияләрендә кем сиңа булыша, кем беренче рәтләргә утырта, нинди сорауны бирергә кирәген кем әйтә?» — дип сорыйлар. Беркем булышмый, беркем әйтми! Мине таныткан сорауга килсәк, Республикадан беренче тапкыр РФ Президентының матбугат конференциясенә барган идем (ә бу төрле илләрдән һәм төбәкләрдән килгән йөзләгән журналист, иртәдән үк башланган
Мәскәү-Казан-Кырым
Узган ел безнең өчен күпмедер дәрәҗәдә борылыш елы булды. «Татарстан-Яңа гасыр» филиалының Мәскәүдәге эшчәнлеге киңәйде, моңарчы булган медиабазасы структурасында «Татмедиа» Республика Агентлыгы Вәкиллеге барлыкка килде. Кырымның информацион палитрасын яктырту да безгә тапшырылды. Анда бит бик күп татарлар яши, һәм бер ел инде «ТНВ-Планета» трансляцияләнә! Хәзер ай саен ярымутрауга очабыз.
15 ел эшләү дәверендә Мәскәүдә беренче тапкыр ТНВның үз студия зонасы оештырылды. Республикабыз җитәкчеләре беренче кунакларыбыз булды. Татарстан туграсы элементы бизәкләрен студия дизайнында файдалану аларга аеруча ошады. Республикабызда милли телевидениене кайгырту сизелеп тора — эш процессында туган сораулар игътибарсыз калганы юк.
Яңа студиядә барлыгы җиде кеше без: оператор, монтажер, инглиз, татар теле буенча редакторлар…
Тату гаилә кебек без: бер йодрык булып эшлибез, юбилеебызга матур
Көнләшүчеләр дә, уңышларыбызга икеләнеп караучылар да бар, алар белән бераз бәхәсләшеп тә алдык. Журналист халкы болай да бераз шикләнүчән бит. Ә чит илләрдәге дусларыбыз Россия төбәкләренең активлыгына, нишләп-тер, ышанып бетми — чит илләр эшләре министры Сергей Лавров федераль һәм халыкара матбугат вәкилләрен кабул иткәндә сизелде бу. Без аларны Татарстанга чакырдык, «Иннополис"ны, яңарган Казанны, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы белән таныштырырга телибез. Үз күзләре, үз объективлары белән күрсеннәр — һәм дөньяга танытсыннар!
Кадрга кермәгәннән
Кайда, кайчан туган? — Чаллы шәһәрендә 28 майда, Чик сакчылары көнендә туган!
Белеме — Казан университетында — журналист, МГИМОда халыкара юрист белгечлеге алган.
Гаилә хәле — кияүдә. «Күп еллар сөеп һәм сөелеп яшим!» — ди.
Уңышлары — Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, күпсанлы фестиваль, конкурслар лауреаты.
Яраткан китабы — Джон Голсуорсиның «Сага о Форсайтах» әсәрен, рәхәтләнеп,
Яраткан фильмы — совет комедияләрен балачактан ук үлеп ярата, аеруча «Здравствуйте, я ваша тетя!"ны (Александр Калягин «түткәй» ролендә искиткеч дип саный).
Яраткан телеканалы — Мәскәүнең «Москва-24» информацион каналы (аны «Россия 24» кабатлый). «Бик креатив һәм яшь канал. Җай чыккан саен карап барырга тырышам, үзебез өчен дә файдалы әйберләр эзлим».
Хоббие — зәркән бизәнү әйберләре дизайны белән шөгыльләнә. «Башта яңа бизәнү әйберен хыялымда күз алдыма китерәм дә, зәркәнче белән бергәләп ясап бетерәбез, аннары инде дус кызларыма бүләк итәм. Мода атналыкларына йөрергә яратам. Россия дизайнерлары белән рәхәтләнеп аралашам. Яңа трендларны өйрәнәм. Гардероб яңарту минем өчен шатлык һәм илһам чыганагы».
ТВдагы кумиры — кумирлары юк, профессиядә чиксез хөрмәт иткән кешеләре бар: «Беренчесе, әлбәттә, әнием — радио һәм телевидение журналисты Роза Газалиева!» Дмитрий Киселевның «кадрда» эшләве ошый.
Шигаре — «Гайрәтле яугир яхшы күңелле була» дигән япон мәкале. «Миңа калса, агрессия, тәкәбберлек, башкаларны санга сукмау көчсез кешеләргә хас. Ул үзенә игътибарны шулай җәлеп итмәкче. Безнең коллегалар арасында да очрый андый «йолдыз чире».
Ял итү рәвеше — көн саен уртача 1−1,5 километр йөзә, пилатес белән шөгыльләнә, кардиотренажерларны үз итә. «Мин йөри торган клуб бассейнында — диңгез суы. Шулай итеп, рәхәт белән файдалы бергә - һәм миндә алар гел янәшә!»