Татар телендә сөйләүче радиолар арасында беренче пляж волейболы турниры төгәлләнде!

Турнирда «Курай» һәм «Тәртип ФМ» радиолары ирләр командалары белән катнашты. «Татар радиосы», «Күңел» радиосы ярышка өчәр команда: ирләр, хатын — кызлар һәм катнаш команда куйды. «Болгар радиосы"ннан ике ирләр командасы, хатын — кызлар һәм катнаш команда уйнады.
Аерым категорияләр буенча урыннар түбәндәгечә:
Ирләр:
1. «Курай»
2. «Татар радиосы»
3. «Болгар радиосы» -2 — «Тәртип ФМ»
Хатын — кызлар:
1. «Күңел»
2. «Болгар радиосы»
3. «Татар радиосы»
Катнаш командалар:
1. «Татар радиосы»
2. «Күңел радиосы»
3. «Болгар радиосы»
Гомум командалар исәбендә «Татар радиосы» җиңүче булды һәм турнирның күчмә кубогына ия булды. Киләсе турнир 2015 елның май аена — радио көне һәм Бөек Җиңүнең юбилей елына багышлап уздырылачак!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар