“Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә язгы үзгәрешләр
Иң мөһиме, «Татарстан — Яңа Гасыр» каналы хәзер иртәнге 5тән үк эшли башлый. Моннан тыш дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә көндезге сәгать 11дә татар халкының яраткан җырлары «Ретро-концерт» тапшыруында урын алачак.
Ә балалар һәм яшьләр өчен эшләүче «Яшь ТНВ» каналы үзенең дусларын эш көннәрендә 15 сәгатьтә көтеп кала.
Иң яхшы телевизион вакытта — 19 сәгатьтә — халыкны аеруча кызыксындырган тапшырулар эфирга чыгачак. Мәсәлән, дүшәмбе көннәрендә иң актуаль сорауларга җавап бирүче «Прямая связь» тапшыруын карарга мөмкин. Ә сишәмбе һәм чәршәмбе татар спектакльләре рус субтитрлары белән күрсәтелер. Пәнҗешәмбе көнне исә якшәмбе 15 сәгатьтә
«Между нами…» дигән өр-яңа проект якшәмбе 9 сәгать 30 минутта старт ала. Биредә алып баручылар
Моннан тыш сыйфатлы кино яратучыларны телеэкраннар каршында һәр көнне төп-төгәл 22 сәгатьтә көтәбез.
Хәзер «Новости Татарстана. В субботу вечером» тапшыруын да ике тапкыр карарга мөмкин. Беренче чыгарылыш 18 сәгать 30 минутта булса, икенче чыгарылыш — 21 сәгать 30 минутта.
Шимбәнең төнге телеэфиры да үзенең тамашачыларын өр-яңа музыкаль проект белән куандырырга җыена. Ул «ТНВ: Территория Ночного Вещания» дип атала. Анда музыкаль коллективлар үзләренең осталыкларын студиядә үк күрсәтә. Меломаннарны экраннар каршында төп-төгәл төнге сәгать 12дә көтеп калабыз.
«7 дней» тапшыруы эфирга якшәмбе көнне 18 сәгать 30 минутта чыгып, 21 сәгатьтә кабатлап күрсәтеләчәк.
«Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесендә эшләүчеләр әйтүенчә, тапшыруларның яңа тәртиптә чыга башлавы тамашачыларга аларны тагы да уңай вакытта карау мөмкинлеге бирә.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар