Театр сөючеләр игътибарына

Күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Ренат Харис ТАССР халык артисты, җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулуга багышлап «Умырзая» музыкаль драмасын иҗат итә.
Моңарчы тамашачы бу әсәрне сәхнәдә генә гына күрә алса, 24 августта зәңгәр экраннардан да карый алачак. «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы театр сөючеләргә бу мөмкинлекне тәкъдим итә.
Шимбә, 24 август, 13:00.
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә куелган «Умырзая» драмасы «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында.
Карамый калмагыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар