Тиздән яңача җы
Татарстан халкы яратып карый торган тапшыруларның берсе, «Җырлый әле!» тапшыруы үзгәрешләр күрде. Тиздән ул бәйге форматында эшли башлаячак. «Беренчедән, алып баручылар алмашынды. Икенчедән, бизәлеш үзгәрде. Ул хәзер элегрәк паркларда булган кабырчык сыман ясалган сәхнәне хәтерләтә. Шулай ук җырларга әзерләнгән видеосюжетны карар өчен экран да эленде. Билгеле, режиссерларга эш өстәлде. Аларга һәр җырга туры килә торган видео әзерләргә кирәк. Әлегә бу өлкәдә камилләштек дип әйтеп булмый. Видеосюжетлар базасы булдыру исә көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Бу проблемалар хәл ителмәслек түгел, киләчәктә тапшыру тышкы бизәлеш һәм техник яктан тагын да камилләшер әле. Шулай ук мине эчтәлекне яңарту ягы да борчыды. Мәсьәләнең чишелешен таптык та кебек. Җитәкчелек белән берлектә Яңа елдан тапшыруны үзешчән башкаручыларның телевизион конкурсы итеп игълан итәргә булдык», — дип сөйләде «Җырлыйк әле!» проектының авторы Нәҗип Бәдретдинов.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар