Анонслар
12.11.2013
«ТНВ» каналында яңа проект старт ала.

«ТНВ» каналында яңа проект старт ала. Ул да булса, беренче татарча ситком «Тамак» сериалы. Әлеге күп сериалы тамашаның төп герое Руслан исемле яшь егет. Барлык күренешләр дә, нәкъ менә шул егет, кафе һәм аның кунаклары арасында бара. Сериал шулай ук, төрле төбәктә яшәүче татарларның тормышын да яктыртуга каралган.
Иң кызыгы шунда, әлеге яңа проектта Татарстанның күренекле артистлары да катнаша. Сериалда исә, алар үзләренең танылган образларында тамашачы алдына килеп баса. Бу, караучыларда аеруча кызыксыну уятыр дип көтелә.
Фильмның беренче сериясе «ТНВ» каналында 18 ноябрь көнне 22 сәгатьтә эфирга чыга. Карамый калмагыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар