ТНВ талантлар эзли
Тиздән Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Посмотри, как я умею!» дип аталган өр-яңа проект старт алачак! Күп кешеләрне бер максат берләштерә -күренекле булу. Ә бу җиңел нәрсә түгел, моның өчен бик күп эшләргә һәм тырышырга кирәк. Үзеңне тануларын теләгәннәр өчен, иң кулай ысул — телевидение. ТНВ каналының яңа проекты «Посмотри, как я умею!» проекты нәкъ менә бу теләк белән янучылар өчен!
Тапшыруда катнашучылар тарафыннан җибәрелгән төрле видеоязмалар Сезне битараф калдырмаячак. Бары бу тапшыруда Сез кеше ышанмаслык вакыйгаларны, һәркем дә булдыра алмаслык мөмкинлекләргә ия булучыларны һәм, әлбәттә, тормыштагы кызыклы мизгелләрне күрә алачаксыз!
Алай гына да түгел, СМС аркылы Сез үзегезгә ошаган катнашучы өчен тавыш биреп җиңүчене дә билгели алачаксыз.
Атна дәвамында, 1нче гыйнвардан алып 7сенә кадәр катаншучылар арасында бәйге барачак. 8 нче гыйнвар көнне, ягъни тапшыруның финалында, һәр көндә катнашкан җиңүчеләр очрашып, алар арасыннан шоуның призлы урыннарына ия булучылар билгеләнәчәк.
Карамый калмагыз!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар