Ульяновскида "Татарстан-Яңа Гасыр"ның хәбәрчеләр пункты ачылды

Бүген «Татарстан-Яңа Гасыр» алтынчы филиалы ачылды. Хәзер Ульяновск белән дә элемтәләр ныгый. Әлеге идеяны өлкә губернаторы Сергей Морозов хуплап чыккан. Ачылыш тантанасында өлкә рәисе урынбасары Николай Доронин, «Татмедиа» җәмгыте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясының генераль директоры илшат Әминов, аның урынбасарлары Илшат Сафиуллин һәи Миләүшә Айтуганова, шулай ук бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты. «Татарстан-Яңа Гасыр»ның Ульяновскидагы филиалында шартлар заманча: видеокамера, тавыш яздыру, монтаж ясау өстәлләре һәм башка техник җиһазлар барысы да өр-яңа. Өлкәдә «Чишмә» дип аталаган беренче татар телевизион тапшыруы моннан 25 ел элек эфирга чыккан. Бүген башка каналга күчсә дә, ул татар халкы тормышы, сәнгать, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән һәрдаим таныштырып бара. Хәзер милли тормышны яктырту бурычы «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы филиалына йөкләнәчәк.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар