Яңа ел төнендә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе нәрсә күрсәтә?

Яңа ел төнендә безнең канал тамашачылары өчен өр-яңа фильм тәкъдим ителәчәк. Ул «Бәхетлеме син?» дип атала. Мәхәббәт интригалары, ялгыз хатыннар, гаилә тормышы серләре. Картина 3 серия буе тамашачыны киеренке халәттә тотачак. Режиссеры Нурания Җамали һәм артистларның хәзер иң кызу чоры. Көнне төнгә ялгап, фильмны экраннарга чыгарырга әзерлиләр. Төп вакыйгалар биюче Энҗе Алмазовна тирәсендә бара. Аны Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова уйныячак. Фильмдагы ханым зур уңышларга ирешкән, студентларга бию серләрен төшендерә. Тамашачы яратып өлгергән Зөлфия Вәлиева бу юлы күпләрне шаккатырачак. Кайберәүләр аңа, хәтта, нәфрәт белән карарга мөмкин. Ялгыз, кеше тормышыннан көнләшеп яшәүче
«Бәхетлеме син?» фильмының режиссеры Нурания Җамали традициягә тугры кала. Ел саен бер фильм әзерли. Бу юлы сценарийны Халисә Ширмән белән бергә язганнар. Мәхәббәт, хыянәт итү - барысы булачак. Алай да, төп сорау — бәхет турында. Нурания Җамали: «3 серия эчендә ниндидер аңлатма бирмәкче булабыз. Артык тирәнгә дә кермичә, зур аңлатмалар да бирмичә. Бәхетлеме без, шул сорауга җавап эзләргә тырышабыз. Бу хатын- кызлар сериалы була, әлбәттә, ирләрнең дә яратып караганын беләбез».
Яңа ел табынына барып җиткәнче фильмның шактый катлаулы юл узасы бар әле. Әмма барлык серләрне ачып бетерү ярамас. 31нче декабрь төнендә безнең каналда калыгыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар