"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе “Татарстанныкын сайла!” медиаакциясенең яңа этабын башлады

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе «Татарстанныкын сайла!» медиаакциясенең яңа этабы башлануы турында игълан итә!
Кибет киштәләрендәге товарларның төрлелегенә бүген исең китәрлек. Алар арасыннан үзеңә тиешлесен ничек сайлап алырга? Әлеге сорау элек-электән төрле буын кешеләрен кызыксындыра. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе шуны истә тотып, үзебездә җитештерелгән товарлар арасында дөресен сайлап алырга булышу нияте белән «Татарстанныкын сайла!» медиаакциясенең яңа этабы башлануы турында игълан итә.
Оештыручылар фикеренчә, әлеге проект җитештерүчеләр һәм сатып алучылар арасында дуслык мөнәсәбәтен арттыруга этәрлек булып тора.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе"нең барлык медиаресурсларында региональ җитештерүчеләрнең эшчәнлеген яктырту өчен махсус ташламалы тәкъдимнәр төзелде. «Татарстанныкын сайла!» медиаакциясе кысаларында Татарстанның иң алдынгы товар җитештерүчеләре һәм предприятияләре турында мәгълүмати сюжетлар әзерләнде. Әлеге материаллар рус һәм татар телләрендә «Татарстан-Яңа гасыр», «ТНВ-Планета» каналларындагы, «Болгар радиосы» радиостанциясендәге тапшыруларда, tnv.ru һәм bolgarradio.com сайтларында урын алачак.
Җитештерүчеләр генә түгел, сатып алучылар да әлеге акциядә катнаша ала. Социаль челтәрләр модасы артыннан калышмаучылар өчен www. instagram.com челтәрендә «А что у тебя татарстанское?» эстафетасына старт бирелде. «покупай Татарстанское» хештегы астында Татарстанда җитештерелгән товарны фотога төшереп әлеге челтәрдә урнаштыр һәм оештыручылар тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләргә ия бул.
Үзебезнекен сайла — Татарстанныкын сатып ал!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар