“Ягез әле, егетләр!”
Бу тапшыруда хатын-кызларның көндәлек эшләрен ир-егетләр үз җилкәләренә ала. Мәйданда тәкъдим ителгән пилмән ясау, токмач җәю, бәби карау, кер үтүкләү, шул ук вакытта телефоннан да сөйләшеп алу кебек биремнәрне Г. Камал театры актерлары: Фәнис Җиһанша, Олег Фазылҗан; җырчы Равил Галиев; Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов; Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры Фәнис Кәлимуллин үти алырмы? Аларның кайсысы хатын-кызларның көндәлек мәшәкатьләрен җиренә җиткереп башкарыр һәм «Уңган килен», «Карт килен», «Тыйнак килен» исемнәренә лаек булыр? Бу сорауларга җавап табасыгыз килсә, «Мәдәният дөньясында» бәйрәм чыгарылышын карарга онытмагыз!
Уен-көлкегә, тапкыр сүзгә, җитезлеккә корылган әлеге чыгарылышны аның сценарий авторы Замирә Гәрәева алып барыр. Ә егетләргә бәяне «Ягез, әле кызлар!» бәйгесендә үзләрен
Тапшыруның режиссеры — Наилә Сабитова. Идея авторы — Миләүшә Айтуганова.
Тапшыру 13 сәгать 30 минутта башлана.
Кабатлау — 8нче март көнне 17 сәгатьтә.
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар