Яз "Татарстан - Яңа Гасыр" белән килә!
Әлеге программалар күңелегезгә хуш килер дип өметләнәбез.
7нче һәм 8нче март көннәрендә иртәнге сәгать 7дән алып 9га кадәр
7нче мартта төп-төгәл көндезге сәгать 12дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләштергән «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» спектаклен карарга чакырабыз.
14 сәгать 15 минутта «Ялла» ансамбленең «Бәйрәм бүген!» концерты башлана.
15:45тә «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесе җырчы АсылъЯрның өр-яңа концертын тәкъдим итә: «Мәхәббәт һәм бәхет иленә сәяхәт».
17 сәгатьтә «
19 сәгатьтә «Татар җыры — 2010» концерты башлана.
Ә 23 сәгать 45 минутта «Мисс Татарстан — 2011» матурлык конкурсын карарга чакырабыз.
8нче март көнне 13 сәгать 15 минутта «Кабатлана язлар» концертын карагыз. Сезнең өчен татар эстрадасы йолдызлары: Венера Ганиева, Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов һәм башкалар җырлый.
14 сәгать 15 минутта «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесендә - Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Шулай булды шул…» спектакленең телевизион премьерасы. Әлеге спектакльне Салават башкорт дәүләт драма театры сәхнәләштергән.
17 сәгатьтә - «Мәдәният дөньясында» тапшыруының махсус бәйрәм чыгарылышы. Ул «Ягез әле, егетләр!» дип атала. Биредә танылган ир-егетләребезгә
19 сәгатьтә - «Татар җыры — 2010» концерты.
0 сәгать 30 минутта — «Tatarica» ансамбле концерты.
Әлеге бәйрәмнәрегез күңелле һәм файдалы булсын!
Ахыргы хәбәрләр
- Татарстанда “Евро-5” стандартларына туры килә торган уникаль бензин чыга башлады
- Тавыкның тизәгеннән дә ничек табыш алырга?
- Казанның караңгы урамнары яктырырмы?
- Мөгаллимнәр БДИ биргән укучылар хәлендә калды
- Хөрмәт һәм игътибарга лаек кешеләр
- Чыңгыз Айтматовның әнисе кем булган?
- Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, журналистлар үзен ничек тотар?
- Россия һәм Словения дуслыгында Татарстанның өлеше зур
- Рөстәм Миңнехановка Президент таныклыгы тапшырдылар
- Татарстанда сайлауларга нәтиҗәләр ясыйлар