Алтмыш ел гомерен театрга багышлаган күренекле артист кичке уенда кунакта

Чәршәмбе кичендә «Вечерняя игра» тапшыруы студиясендә кичке уен кагыйдәләре белән танышырга тәҗрибәле һәм дәрәҗәле кунак килергә әзерләнгән.
10 нчы май кичендә Лия Сергеева һәм Петр Нижинский белән кичке уен уйнарга Рәсәйнең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының иң тәҗрибәле актерларының берсе Вадим Кешнер килә. Күптән түгел генә Вадим әфәнде үзенең 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узды. Хәзерге вакытта тәҗрибәле артист театрда еш уйныймы һәм аксакал вазыйфасын башкару аның өчен кыенмы? Иҗат дөньясы уңыш ачкычының серсүзен юбиляр алып баручыларга да өйрәтерме?
Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапны 10 нчы май кичендә 22:10 сәгатьтә танылган артист Вадим Кешнер белән «Вечерняя игра» тапшыруын карап белә аласыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр