Хәбәрләр тасмасы
19.04.2017
Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә 13,7 миллиард субсидия бүленәчәк

Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә 13,7 миллиард сум күләмендәге субсидия бүлеп бирү турында карарны Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган. Документ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган, дип яза Российская газета.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу акчаларны хөкүмәтнең резерв фондыннан алачак. Акчалар авыл хуҗалыгы техникасын үзебездә җитештерүчеләргә субсидия бирүгә тотылачак. Бу 21,2 мең авыл хуҗалыгы машинасы һәм 60,6 миллиард сумлык җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Хөкүмәт әлеге чара үзебездә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүгә стимул булыр дип ышаналар.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр