Азнакайда буйдак егетләр һәм кияүгә чыкмаган кызларны барлыйлар

Бу көннәрдә Азнакайда районның иҗтимагый берләшмәләре, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек активистлары катнашында халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм башка проблемаларны хәл итү юнәлешендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү, фикер алышулар бара. Шундый очрашу Кәкре Елга авылында да узды. Авыл җирлекләре башлыклары да үз авылларында башкарылган матур эшләре хакында хисап тоттылар. Әмма район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов иң беренче итеп:
— Авылда өйләнмәгән егетләрегез, кияүгә чыкмаган кызларыгыз бармы? — дип сорап куйды.
— Җаваплар канәгатьләндерерлек булмады:
— Нишләп йөрисез болай, дип әйтеп тә карыйбыз инде, юк бит өйләнмиләр, — ди Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы.
— Анысын үзебез беләбез инде, борчыма, диләр бит. (Илбәк)
— Берәр чарага чакырсаң, буйдак егетләребез оялабыз, диләр. (Мәсгут)
— Соң шул оялганга күрә өйләнмичә калганнар бит инде алар. Чарасын табарга кирәк. Чаралар оештырырга, халкыбызның элеккеге йола-гадәтләренә кайтырга! Әйтик, яучылар булдырырга… Мәдәният йортларында да барлык халыкны җәлеп итәрлек матур, эчтәлекле чаралар оештырырга дип катгый таләп куйды район башлыгы урынбасары.
Әйе, буйдакларны (ялгыз кызлар бик аз) өйләндерергә тырышуыбыз беренче карашка бераз елмаерга да мәҗбүр иткән, кечкенә мәсьәлә кебек. Әмма авылда шул буйдак егетләрнең берсе генә булса да гаилә корып, йорт җиткереп, анда тәгәрәшеп балалар үссәме… Бүгенге көндә авыллар өчен бу бик зур сөенеч бит. Әлкәйдә дә, Кәкре Елгада да шундый өйләнмәгән 12 егет бар икән. Алар өйләнеп, авылда төпләнеп калса, авылның киләчәге дә хәл ителер иде.
Авыл җирлекләрендә тәҗрибә уртаклашырдай матур гамәлләр шактый. Мәсәлән, әлкәйлеләр «Себерке» бәйрәме уздыралар икән. Җәйнең матур бер көнендә урманга чыгып, шифалы үләннәр кушып, себеркеләр бәйләп, аларны физик мөмкинлекләре чиклеләр, мохтажлар, ялгыз өлкәннәргә тараталар. Күпме игелек эшлиләр. Мәсгуттә авылда үзара хәбәрләшү чаралары булдыру теләге белән яналар. Авыл җитәкчеләре дә матур башлангычларның күбесен үзләренең гамәл дәфтәрләренә язып куйдылар, диелә район хәбәрендә.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр