Бакый ага Урманче шәкерте кичке уен кагыйдәләре белән таныша

Бишенче апрельдә «Вечерняя игра» тапшыруы студиясенә танылган рәссам Надир Әлмиев килә. Рәссам белән кичке уен чыгарылышы кабатлап күрсәтелә.
Надир Әлмиев — танылган рәссам, 2005 нче елда Татарстан рәссамнары арасында мәртәбәле саналган Бакый Урманче премиясе лауреаты булып таныла. Үзенең бер интервьюсында рәссам: «Үземнем остазым дип Бакый ага Урманчены саныйм. Бакый ага Урманчедан алган сабакларны мин гомерем буе хәтерләдем һәм әлегәчә хәтерли киләм. Ләкин остазлыгының төп күрсәткече итеп бер мөһим сыйфатын китерер идем: ул, сәнгать юлын сайладың икән, гомер буе шул сайлаган юлыңа тугры калырга, көчеңне дә, вакытыңны да кызганмыйча иҗат итәргә өйрәтте. Һәм мин аның бу өйрәтмәсеннән тайпылмыйча яшәргә омтылам,» — дип остазыннан алган киңәшләре белән уртаклашкан. Бүген «Вечерняя игра» тапшыруында танылган рәссам нинди сыйфатларын кайчан үзләштергәнен тамашачыларга сөйләр.
Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапны бүген, 5 нче апрель, 22:10 сәгатьтә «Вечерняя игра» тапшыруында белә аласыз.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр