Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Чанышев вафат булган

Кайгылы хәбәр — 93 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, төрле орденнар белән бүләкләнгән шәхес, җәмәгатьче, Мәскәү татар автономиясенең актив әгъзасы Әнвәр Чанышев вафат булган. Бу хакта Мәскәү татарлары җәмгыяте хәбәр итә.
1924 елның 2 октябрендә Башкортстанның Бүздәк районы Күзәй авылында туган Чанышев Әнвәр Хәйдәр улы төрле елларда ЦСКА һәм Мәскәүнең хәрби-патриотик тәрбия үзәген җитәкли, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы була.
«Әнвәр Хәйдәр улы берничә буын Мәскәү кешеләре өчен остаз иде. Үз халкына һәм Ватанга хезмәт итү, эшен ярату буенча үрнәк булды! Безнең җәмәгатьчелек ветеранны лаеклы рәвештә соңгы юлга озатырга тиеш — бу үзен татар санаган һәр кешенең бурычы», — диелә Мәскәү татарлары җәмгыяте хәбәрендә.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр