Бөгелмәдә "Кыстыбый-шоу" фестивале үтте

«Бөгелмә авазы» газетасы «Балкыш» җәмгыяте һәм Татар мәдәният үзәге белән бергәлектә, «Кыстыбый-шоу»
Бәйге финалына 7 конкурсант чыкты. Алар: Петровка авылыннан килгән Анна Антонова, Кодаштан — Роза Нигъмәтҗанова, Бөгелмәдән — Әлфия Мостафина, Гөлфия Мингалиева, Тәгъзимә Мәүлимшинә, Ләлә Саттарова һәм «Энҗекәй» балалар бакчасы хезмәткәрләре араларыннан без иң оста пешекчене, иң үзенчәлекле рецептларны сайлап алдык.
Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала ки, аның атамалары да күптөрле. Кайбер якларда аны күзикмәк, якмыш дип тә атыйлар икән. Без моны чара барышында ачыкладык. Петровка авылыннан килгән китапханәче Анна Антонова безнең өчен ачыш булды. Ул кыстыбый пешерүгә үз яңалыкларын кертте. Баксаң, Балык Бистәсе районында (Анна Ильинична тумышы белән шуннан) кыстыбыйны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә карабодай белән гөмбә, яисә йомыркага суган кушып салынган эчлек белән ясыйлар икән.
— Кыстыбыйны бездә яратып ашыйлар. Эчлек рецептлары да төрле. Шуңа да «Кыстыбый-шоу"га килергә булдым, — ди Анна Антонова.
«Бөгелмә авазы» газетасында 33 ел эшләп киткән Әлфия апабыз Мостафина исә пешерү тарихы газетабызның легендасына әйләнгән «фирменный» кыстыбыйны әзерләп килгән иде.
— Редакциядә чәй эчеп ял итеп алу вакытлары булгалый, анда һәркем үз сыен алып килә. Бервакыт шулай кыстыбый алып килгән идем. Кызларга: «Мин камырын җәеп тордым, ирем Мәхтүм (газетабызның беренче мөхәррире) табада катырып торды», — дип мактанган идем. Барысы да көлеп җибәрде. Шуннан бу вакыйга газетаның
Бәйрәмебезгә ямь өстәүчеләр дип, әлбәттә, «Энҗекәй» 21 нче балалар бакчасы ясаган шоуны атыйбыз. Тәрбиячеләр чын милли чара оештырган. Алар үзләре белән ашъяулыкларын, самавырларын, өстәлгә куярга дип тәм-томнларын һәм, әлбәттә, төрле кыстыбыйлар алып килгән иделәр. Табын түрендә бәрәңге, тары ярмасы белән пешерелгән татар ашы күз күрке һәм тамак тәме булды. Рәхмәт Сезгә, кызлар! Булдырдыгыз! Сезне күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бәйрәмебезгә чакырып та килмәгән, милли шоуга вакыт тапмаучылар булды. Без, үзебезчә, бу шоуга эшмәкәрләрне дә җәлеп итмәкче булган идек, янәсе, аларга да реклама булыр дип. Тик эшкуарларның эше күп булып чыкты…
«Кыстыбый-шоу"ыбыз да тәмле шоу булды. Жюри әгъзалары дегустация уздырып, һәр кыстыбыйны тәмләп карады. Алар иң-иңнәрне сайларга кереп киткәч, бәйрәмгә килгән кунаклар Бөгелмә районында пешерелгән иң тәмле кыстыбыйлар белән сыйланды, тәмләп чәй эчте.
«Кыстыбый-шоу"да беренчелекне «Энҗекәй» балалар бакчасы яулады.
Әлеге бәйрәмне беренче тапкыр оештырдык. Беренче коймагыбыз төерле булыр дип, бераз шөлләгән идек, ялгыштык. Барысы да югары дәрәҗәдә узды. Моның өчен Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә аерым рәхмәт. Бергә булганда, без көчле.
— Киләсе елга да оештырырбыз әле бу бәйрәмне. Аны Сабан туе, Шәһәр көне тантаналарында уздырып була. Бәйрәм миллилек хисен уята торганнардан, — дип ассызыклап узды Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова.
«Балкыш» җәмгыяте директоры Хәмзә Мотыйгуллин «Кыстыбый-шоу"ның төп химаячесе һәм идея бирүчесе иде. Аңа рәхмәтләр әйтү генә аз булыр. Әлеге шәхеснең татар милләте үсешенә керткән өлеше турында аерым язып чыгарга кирәк. Хәмзә Фәхрулла улы кебек милли җанлы кешеләр булганда, шәһәребездә халык бәйрәмнәре артып торыр, ә бу исә, үз чиратында, һәр татарда милли горурлык хисе уянуга этәргеч булыр дип ышанабыз. Аның планында тагын бер шушы «Кыстыбый-шоу"га охшаш бәйрәм уздыру максаты тора. Ул да тормышка ашар һәм бөгелмәлеләрнең тагын бер яраткан бәйрәме барлыкка килер дип уйлыйбыз, диелә район газетасында.
Хәзмзә Мотыйгуллин: «Дөрес туклану — сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы. Ул кешенең эш сәләтенә һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр