Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
23.07.2019

“Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!

8 август көнне «Болгар радиосы» хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыгачак. Әлеге чара быел бишенче тапкыр үткәрелүе белән үзенчәлекле. Велоэстафетаның максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ди оештыручылар.

Традиция буенча велоэстафета 8 августта сәгать иртәнге 5тә Казан Кремле янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Велоэстафетада «Болгар радиосы» хезмәткәрләре белән бергә татар эстрадасының популяр артистлары Рифат Зарипов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, ИлСаф, Альбина Апанаева, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Илназ Сафиуллин, Лилия Хәйруллина катнашачак.

Bolgar-1.jpg

«Казан-Болгар маршруты буенча хәрәкәт итүче велоспортчылар музыкаль тукталышлар ясаячак. Спас районы җирлегенә керүгә безне ел саен Көек авылы халкы каршы ала иде. Бу күңелле очрашу быел да көтелә. Икенче музыкаль тукталыш исә Спас районы Никольское авылында булачак. Әлеге авылларда артистлар катнашында концерт, җыр-бию, уеннар узачак, «Болгар радиосы"ннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак», — дип сөйләде радионың баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.

«Болгар радиосы» V велоэстафетасының соңгы тукталышы Болгар җирлегендә булачак. Кичке сәгать 6да Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасының якты йолдызлары катнашында зур концерт узачак. Концертка керү бушлай.

IMG_5496.JPG


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин