Бөтендөнья иммунизация атналыгы старт ала

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтендөнья иммунизация атналыгы уздыра. Ул бүген, 24 апрельдә старт ала һәм «Вакциналар нәтиҗә бирә!"девизы астында узачак. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сайтныда хәбәр ителә, дип яза ТАСС.
2012 елда оешма вакциналарга карата глобаль эш юнәлеше планы кабул итте. Иммунизация атналыгының максаты — глобаль сәламәтлек саклауга инвестицияләүгә өстенлекле юнәлеш буларак вакцинопрофилактикага игътибар юнәлтү.
«Кампаниянең төп максаты гомер буе дәвам иткән тулы иммунизациянең мөһимлеген аңлату», — диелгән хәбәрдә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп узганча, бүген иммунизация ел саен 2 миллионнан 3 миллионга кадәр үлем очракларын булдырмый кала. Бу практиканы үстерү тагын 1,5 миллион гомерне саклап кала ала. Шул ук вакытта белгечләр бәяләвенчә, дөньяда 20 миллион сабыйга төп вакциналар ясатылмый.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр