Быел картлык буенча иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк

2017 елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк. Бу хакта Мәскәүдә узган Россия Пенсия фонды идарәсе утырышында әйтелде, дип хәбәр итә ТАСС.
«2017 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 5,8 процентка арта: 1 февральдән — 5,4 процентка һәм 1 апрельдән 0,38 процентка. Нәтиҗәдә, картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13 мең 655 сум яки пенсионерның яшәү минимумына карата 159,9 процентны тәшкил итәчәк», — дип белдергән Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов. Ул ел башында түләнгән бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны исәпкә алганда, картлык буенча пенсия күләме 2017 елда 14 072 сум булачагын билгеләп үткән.
Эшләүчеләргә булган кебек эшләмәүче пенсионерларга да социаль пенсияләр 1 апрельдән 1,5 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә, андый пенсиянең уртача күләме 8 742 сум яисә пенсионерның яшәү минимумына карата 102,4 процентны тәшкил итәчәк. Бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны исәпкә алганда, социаль пенсия күләме 9 159 сум булачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр