Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2019

Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле

Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган — 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшыручылар киләчәктә үз һөнәрен филология белән бәйләргә теләүчеләр булганын әйтте.

  • 2018 елда исә 9 нчы сыйныфтан соң 1275 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган. 11 нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 укучы тапшырачак дип хәбәр ителгән иде. Соңрак билгеле булганча, 24 укучы татар теленнән имтихан биргән

«Татар-информ»


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин