Чаллыда рөхсәтсез самолет очып йөргән

Транспорт прокуратурасы Чаллының «Бигеш» халыкара аэропортыннан рәсми рәвештә очу өчен рөхсәте булмаган очкычның даими рәвештә күккә күтәрелүен ачыклаган. Тикшерүләр күрсәткәнчә бу якындагы агрофирма кырларына ашлама чәчүче «кукурузник» булып чыккан, дип яяза җирле басма.
АН-2 самолеты Краснодар краеннан бирегә эшкә: ашлама сиптерергә килгән икән.Әммә һава транспорты командирының очыш өчен рөхсәт биргән документлары булмаган. Транспорт прокуратурасы әлеге очыш өчен җаваплы җитәкчеләргә штраф салачак.
Моннан тыш, әлеге агрофирманың аэропортка якын урнашкан булуы, башка самолетлар очышына куркыныч яный, дигән дәгъва дә белдерә хокук саклау органнары. Бу районда кошлар күп очып йөри икән, ә алар самолет двигательләренә эләгергә мөмкиннәр.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр