Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
29.07.2019

Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар

Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты янында «ц» хәрефенә һәйкәл урнаштырачаклар.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов сөйләде.

«Бәлки «ц"лаштырып сөйләшүче мишәрләргә, мәдхия буларак, һәйкәл куярга кирәктер дип уйландым. Бу идеяне халык хуплады. Проект буларак ул кабул ителде, якын айларда, Алла теләсә, Урмай авылы мәдәният йорты янына һәйкәл куячакбыз», — диде ул.

Фәрит Гыйбатдинов фикеренчә, «ц» хәрефе урнаштырылса, килгән халыкка, туристларга да кызыклы урын булачак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин