Динә Гарипова Мәскәү Кремлендә концерт куячак

7 октябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Динә Гарипова зур концерт куячак. Башкаручы сүзләренә караганда, ул «бик яхшы музыкантлар белән» яңа иҗади проект әзерли.
«Дуслар! Сезнең белән шатлыгымны уртаклашырга ашыгам! Элек куйган концертымнан соң байтак вакыт узды, һәм мин сезнең белән күрешү өчен яңа программа әзерләргә кирәк дип уйладым. Бу гади генә концерт түгел, сез күптәннән таныш булган бик яхшы музыкантлар белән яңа иҗади проект», — диеләгән җырчының Instagram аккаунтындагы хәбәрендә.
Сергей Жилин белән бергә әзерләнгән концерт «Неслучайное совпадение» дип аталачак.
«2017 елның 7 октябрендә (шимбә) Дәүләт Кремль сараенда @statekremlinpalace безнең Сергей Жилин һәм „Фонограф-Симфо-Джаз“ оркестры @fonograf_jazz белән берлектә „Неслучайное совпадение“ концерты булачак! Без сезне чакырабыз!» — дип игълан биргән Гарипова.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр