Фитнеска бәйле сораулар "Таяну ноктасы" студиясендә чишелә

Чәршәмбе, 3 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында «Фитнес модага иярүме, әллә сәламәт яшәү рәвешеме?» һәм «Фитнес белән шөгыльләнергә кирәкме?» кебек сорауларга җавап эзлиләр. Менә шушы сорауларны көн алдына куеп, алып баручы Венера Иванова һәм килгән кунаклар уртак фикергә килә алырлармы? Бу сорауга җавапны өченче май кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруын карап белә аласыз.
Студиянең кунаклары: танылган язучы һәм журналист Заһид Мәхмүди, фитнес юнәлеше инструкторы Лениза Ризванова, «Яңа Гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, яшь журналист Эльвира Әхтәмова. Алар фитнесның үз тормышларындагы бүгенге әһәмияте һәм файдасы турында сүз йөртерләр.
Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 3 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр.
Ахыргы хәбәрләр
- Эльмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели
- "Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
- Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
- "Яңа Гасыр" телеканалы коллективы казах шагыйре Абайга багышланган #abai175 флешмобына кушылды
- Шаян ТВ каналын карау чаралары
- «ДУМ РТ Хаҗ» иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырды
- Татарстандагы 370 еллык авыл!
- “Сагынырсың мин булмам” - Зифа Кадыйрова әсәре буенча фильм төшерелә
- “Болгар радиосы” Казан-Болгар маршруты буенча V велоэстафетага чыга!
- Республикада "Ялкаулар үләне"н суктырырга керештеләр